Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Татарстанлыларга чын сайтны ялган сайттан ничек аерырга икәнен аңлаттылар.

Интернетта электроника сатып алу яки нинди дә булса хезмәт өчен түләү полициягә гариза язу белән тәмамланырга мөмкин. Моның сәбәбе – мошенникларның акча һәм шәхси мәгълүмат урлау өчен ялган сайтларны ешрак куллана башлавы. Фишинг (ялган) сайтының чын сайттан аермасын һәм үзеңне мошенниклардан ничек сакларга икәнен Татарстан Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр.
Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Фото: © «Татар-информ»

«Сылтама буенча кереп, шәхси мәгълүматны яңартырга сорыйлар»

Пицца заказ бирергә теләгән кеше ашсыз да, акчасыз да калган – чөнки һәрвакыт керә торган гадәтләнгән сайт урынына мошенникларның сайт-иярчененә эләккән. Әлеге сайт ул кулланган чын сайтның төгәл күчермәсе булган.

«Хәзерге вакытта мошенниклык очракларының зур өлеше фишинг сайтлар ярдәмендә башкарыла. Бу – интернеттагы рәсми битләрне күчереп ясаган сайтлар, алар мошенниклар тарафыннан акча яки шәхси мәгълүмат урлау өчен кулланыла», – дип аңлатты ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклык очракларын ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов.



Элек нигездә пенсионерлар мошенниклар корбаны булып кала иде, ә хәзер тәҗрибәле интернет-кулланучылар да төрле хәйләләргә эләгә ала. Кешене фишинг сайтка җәлеп итү юлларының берсе – мессенджерларда төрле төркемнәр булдыру.
Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


«Хәзерге вакытта мошенниклык очракларының зур өлеше фишинг сайтлары ярдәмендә башкарыла»

Фото: © «Татар-информ» ,Солтан Исхаков

«Мошенниклар төркем булдыра, анда балалар бакчасы, мәктәп укучыларының ата-...арын яки нинди дә булса оешма хезмәткәрләрен чакыралар. Аннары әлеге төркемдә төрле хәбәрләр яза башлыйлар. Сылтама буенча кереп, шәхси мәгълүматны яңартырга сорыйлар. Имеш, мәгълүмат базасы яңартыла һәм паспорт белән башка мәгълүматларны яңадан җибәрергә кирәк, диләр. Шулай ук мошенниклар төркемнәрдә төрле товар сатып алырга яки хезмәт өчен түләргә тәкъдим итәләр һәм үзләренең фишинг сайтларына сылтамалар җибәрәләр», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

«Мошенниклар төзелеш материаллары, машина кирәк-яраклары һәм электроника сату сайтларының күчермәләрен булдырып алдый»

Мошенникларның сайтларына кергән кешенең телефонына яки компьютерына гадәттә вирус «керә», ул вирус барлык шәхси мәгълүматны, шул исәптән банк кушымталарыннан һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан да мәгълүматлар урларга мөмкин.
Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә



Фото: © «Татар-информ»

«Фишинг сайты аша берәр нәрсә өчен түләргә тырышканда, кеше үз хисабындагы бөтен акчасын югалтуы ихтималы зур. Законлы сайтларда бары тик карта номеры гына соралса, мондый сайтларда акча урлау мөмкинлеген бирүче өстәмә мәгълүмат та таләп ителә», – дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Аферистларның тагын бер «җиме» – «Дәүләт хезмәтләре» сайтыннан килгән ялган хәбәрләр тарату.

«Мошенниклар «Дәүләт хезмәтләре»нә (Госуслуги) керү мөмкинлеген кулга төшергәч, кешене куркыта башлый: имеш, алар сезнең исемгә кредит рәсмиләштерә, милекне күчерә яки башка гамәлләр башкара алачаклар. Алар электрон почтага, SMS аша яки мессенджерда хәбәр җибәрергә мөмкин. Имеш, сезнең шәхси битегезгә башка затлар кергән, шуңа күрә парольне яңартырга кирәк, дип язалар, яки башка сәбәп уйлап табалар», – диде Рәдис Йосыпов.

Ул мондый очракларда шикле сылтамалар буенча керергә кирәкмәгәнлеген искәртте.

«Иң мөһиме – кешене сайтка күчәргә мәҗбүр итү. Мондый хәлләрдә шикле сылтамаларга һич кенә дә кермәгез. Фишинг сайтында барысы да чынга охшаган була, ләкин анда логин һәм парольне язу белән сезнең чын аккаунтыгызга керәчәкләр. Ә сез моны аңлаганчы, мошенниклар инде сезнең мәгълүматны урлап өлгерәчәк», – дип өстәде Рәдис Йосыпов.

Иң еш очракта мошенниклар фишинг сайтларын төзелеш материаллары, автомобиль кирәк-яраклары һәм электроника сату өчен ясап, кешеләрне алдыйлар, дип билгеләп үтте ул.

«Мошенниклар товар тәкъдим итүче сайтлар булдыралар, кешеләрне ташламалар һәм арзан бәя белән җәлеп итәләр. Әмма чынлыкта андый кибет бөтенләй булмый. Шуңа күрә нәрсәнедер сатып алу алдыннан сайтта күрсәтелгән адрес буенча чынлап та кибет бармы, ул эшлиме – шуны тикшерегез. Шулай ук мошенниклар танылган сәүдә челтәрләренең веб-битләрен дә төгәл итеп күчереп ясый ала: домен исемендәге бер хәрефне алыштыралар, сан өстиләр яки сайтның тышкы күренешен тулысынча кабатлыйлар», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә



Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мошенникларның сайтлары, гадәттә, өч айдан артык эшләми»

Алданмас өчен, браузерның адрес юлында язылган сайт исеменә игътибар итәргә кирәк. Мошенниклар шулай итеп сезне «Дәүләт хезмәтләре» яки башка министрлыклар һәм ведомстволарның ялган сайтларына юнәлтә ала.

«Мошенниклар теләсә нинди домен белән сайт булдыра ала – алар өчен бу авыр эш түгел. Шуңа игътибар итәргә кирәк: фишинг сайтларының адресы еш кына «net» яки «com» белән тәмамлана, чөнки алар чит илдә ясала. Россия сайтлары исә, гадәттә, «ru» белән тәмамлана», – дип аңлатты ул.


Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Ялган сайтны чын сайттан аерыр өчен, доменны Whois сервисына кертеп карарга мөмкин. Анда сайтның кайчан булдырылганы һәм кайда теркәлгәне турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.

«Мошенникларның сайтлары, гадәттә, ике-өч айдан да артык эшләми. Шуңа күрә әгәр сез тикшергән веб-бит яңа гына булдырылган икән, димәк, ул фишинг сайты. Хокук саклау органнары мондый сайтларны тиз ачыклый һәм бетерә, шуңа күрә мошенникларга яңа сайтлар ясарга туры килә, ләкин бу алар өчен авыр түгел. Мондый сайтлар ашыгып эшләнгәч, еш кына текстлар хаталар белән языла – бу да фишингның бер билгесе булып тора», – дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

«Фишинг сайтларына эләгү бик җиңел, алар контекстлы реклама куллана»

Мошенниклар еш кына ташламалар вакытын актив файдалана. Мондый көннәрдә аларның активлыгы берничә тапкыр арта.

Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Интернетта фишинг сайтларына эләгү бик җиңел, чөнки алар контекстлы реклама куллана, ягъни үз сайтларын өскә чыгарыр өчен акча түлиләр. Кеше, мәсәлән, поезд билетлары алырга тели, эзләү системасына сорау яза – һәм иң беренче чиратта реклама рәвешендә мошенниклар сайты чыга, аннан соң гына РЖД сайты күренә. Шуңа күрә сайтка керер алдыннан домен исемен тикшерегез», – дип өстәде Рәдис Йосыпов.

Шулай ук фишинг сайтларына кешеләрне төрле уеннар һәм бүләкләр вәгъдә итү белән җәлеп итәләр.

«Кеше, гадәттә, сайтларда реклама баннерларын күрә, анда аңа имеш, ул нәрсәдер откан дип хәбәр итәләр. Ул сылтама буенча күчә һәм мошенниклар сайтына эләгә: анда аннан шәхси мәгълүмат, SMS аша килгән кодлар һәм башка мәгълүмат сорый башлыйлар. Мошенниклар откан акчаны күчерү өчен, сезнең карта номерын да сорарга мөмкин», – диде Рәдис Йосыпов.

Ул мондый очракларда аерым кулланылмаган картага ия булу яхшы булуын искәртте.

«Мондый хәлләр өчен нуль балансы булган һәм кредит лимиты булмаган аерым банк картасы ачып кую яхшырак. Ул сез ышанмаган сайтларда түләү өчен ярый – кирәкле сумма гына күчерәсез һәм артык акчаны беркем дә ала алмый», – дип киңәш итә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Эзләү системалары мошенниклар сайтларын ачыклап, аларны блокларга тырыша. 2024 елда Роскомнадзор 44,5 меңнән артык фишинг ресурс эшен туктаткан. Әмма мошенниклар үз сайтларын чын кебек күрсәтү өчен төрле хәйләләргә баралар. Мәсәлән, ялган фикерләр дә язарга мөмкиннәр.

Ялган хатлар һәм парольләрне яңарту: Эчке эшләр министрлыгы фишинг сайтлар турында кисәтә


Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бу, гадәттә, интернет кибетләргә кагыла. Сайтның үзендә бары тик уңай фикерләр генә язылган булырга мөмкин, ләкин әлеге сайтны башка ресурсларда тикшерсәгез, алданган кешеләрнең чын тарихларын күрерсез», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.

Фишинг сайтлары кулланып эшләнгән мошенниклык схемалары турында Эчке эшләр министрлыгында күптән сөйләсәләр дә, күпләр әле дә мондый алдауларга бик еш эләгәләр.

Елена Фенина, «Татар-информ»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...