Язучы Гөлчирә Галимова: Язылган әсәрләремне укып, бераз булса да гыйбрәт алсыннар иде


Язучы Гөлчирә Галимова: Язылган әсәрләремне укып, бераз булса да гыйбрәт алсыннар иде


Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Гөлчирә апа Галимова гомере буе штукатур-буяучы булып авыр эштә эшләп, иҗатка сәләтен соңлап кына ачкан шәхес. Ул әсәрләрендә нинди темалар күтәрүен, язучылар очраша торган проблемалар турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Тормышның төрле яктан китереп чыгарган авыр сынауларын, аның мәгънәсен күрсәтергә тырышам. Язылган әсәрләремне укып, бераз булса да гыйбрәт алсыннар, уйлансыннар, әсәрләремдәге кебек хаталарны җибәрмәсеннәр, дип язам. Әйе, бәлки, арттырып та җибәрәмдер, тик, бу – бары күңел аша уздырып, чыннан да шулай була ала, дип уйлансыннар өчен генә. Әйтүемчә, мин – бары үзешчән язучы.

Тормышым гел чәчәк атты, дип тә әйтә алмыйм, миңа да, әсәрләремдәге геройларныкы сыман, төрле сикәлтәле юллар аша үтәргә туры килде. Ачысын да, төчесен дә күп татыдым. Бәлки, шуңадыр да, әсәрләремне бөтен күңелем аша уздырып язам. Әлбәттә, куркыта, укучылар ничек кабул итәр, дип уйлап, йөрәк «жу» итә. Ә инде комментарийларны укыгач шатланам, укучыларымны әсәремдәге геройлар язмышы аша үткәреп елатсам, үзем берсеннән-берсе матур комментарийлар, теләкләр укыганда елап утырам. Бу – минем өчен иң зур бәхет, үземне зур сәхнәгә чыгып зур бүләк алган кебек хис итәм.

Минем китап чыгару теләгем бары укучыларым соравы аркасында барлыкка килде. Кайберәүләр безне, китап сатып баеп беткән, дип уйлыйдыр. Тик бу – дөрес фикер түгел. Китап чыгару, әйткәнемчә, зур чыгымнар сорый. Корректорга, редакторга түләргә кирәк, китап тышлыгы, юл бәяләрен сөйләп тә тормыйм. Кешеләр хәзер интернет челтәре аша бушка китап укырга өйрәнде. Китап бәясенә почта аша җибәрү бәясе дә өстәләчәген белгәч, «ах» итәләр. Көннәр буе язып утыру эшкә саналмый. Интернет челтәре аша тиз укыла, тизрәк дәвамын язу таләп ителә. Ләкин язучының да кеше икәнен онытулары бераз күңелне төшерә, – ди ул.



Гөлчирә апа Галимова белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләшкән.

* Язучы Гөлчирә Галимова: «Кеше хәзер интернетта бушка китап укырга өйрәнде»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...