15 ел популяр мемның авторы билгеле: «Бу сүзләрне бары тик минем әтием генә әйтә ала иде»


15 ел популяр мемның авторы билгеле: «Бу сүзләрне бары тик минем әтием генә әйтә ала иде»


Интернет киңлекләрендә инде бик күптәннән легендар мем йөри. «Должны работать трезвые водители, но у нас таких нету, у нас все нормальные ребята!!!» мемы Автомобильчеләр көне алдыннан аеруча да актив тарала. Татарча акцент белән бик кызык итеп сөйләүче бу абыйның кем икәнлеге турында уйланганыгыз бар идеме? Легендар сүзләрнең легендар авторын социаль челтәрләрдә «Ак Барс» хоккей клубы дикторы, концертлар оештыру белән шөгыльләнүче Наил Сәлахов атады.

«Сезнең өчен – мем кеше, ә минем өчен – әтием!

Инде 15 елдан артык бу видео интернет челтәрендә йөри, барлык мессенджерлар аша җибәрелә. Еллар дәвамында яшәрлек сүзләрне бары тик минем әтием генә әйтә ала иде. Таныш булыгыз, Әнәс Әсхәт улы Сәлахов. Яратам һәм горурланам», – дип язды ул үзенең сәхифәсенә.

Наилнең язылучылары бу яңалыкны гаҗәпләнеп, шаккатып кабул иткәннәр.

«Минем тарафтан иң еш кабатланучы видео», «Шаяртмыйсыңмы? Белмәгән идем», «Бу видеога авторлык хокукы беркетергә кирәк», – дип язалар аңа.

Наил Сәлахов комментарийларда бу видеосюжетны әзерләгән телеканалның әтисенең исем-фамилиясен дөрес күрсәтмәүләрен дә искәртә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/


15 ел популяр мемның авторы билгеле: «Бу сүзләрне бары тик минем әтием генә әйтә ала иде»



Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Рекомендуй MAGOMA.RU и забери новенький Mercedes

Подробнее

...