«Әниләр марафоны» быел «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырыла


«Әниләр марафоны» быел «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырыла


Бүген традицион рәвештә «Әниләр марафоны» проекты башланды. Быел ул алтынчы тапкыр уздырыла. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында ике көнгә бер тапкыр билгеле бер тема буенча язма куеп барачак.

* Проектның максаты – социаль челтәрләрдә туган телебездә әниләр өчен файдалы контент булдыру. Узган марафоннарда язылган язмаларны ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы аша кереп укырга мөмкин. Барлык язмалар да сакланып, әниләр өчен әйтеп бетергесез файдалы киңәшче ролен үти.

Быелгы марафонны журналист, проектның идея авторы, оештыручысы Динара Әхмәт «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздыра. Биремнәр дә газетаның ВКонтактедагы рәсми төркемендә чыгып бара.


«Әниләр марафоны» быел «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырыла


«Биремнәр арасында күп төрле темалар күтәреләчәк. Оештыручылар узган еллардагы темалар кабатланган очракта да, катнашучылардан биремнәрне үзенчәлекле итеп башкаруны, һәр сорауга иҗади якын килүне, тормыштан алынган мисаллар белән тәҗрибә уртаклашуны сорый. Биремнәрне исә билгеле шәхесләр бирәчәк», – диде «Татар-информ»га Динара Әхмәт.



Аның әйтүенчә, быел да марафонда катнашучы әниләр саны һәм географиясе арта. «Татарстан район-шәһәрләреннән генә түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче әниләребез туган телебезне үстерүдә үз өлешен кертә. Шулай ук катнашучыларның яше турында да әйтергә кирәк: яшь әниләрдән кала, өлкән яшьтәге, хәзерге көндә дәү әни, хәтта карт әби булган әниләрнең катнашуы да бик кадерле. Өлкән яшьтәге катнашучыларның тәҗрибәсе, халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия серләре барлык әниләр өчен дә мөһим», – диде ул.

«Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, чөнки күбесенең татарча аралашу, хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерү мөмкинлеге тудырыла», – дип билгеләп үтте проектның идея авторы.

Ике кыз әнисе, «Әниләр марафоны» катнашучысы Сөмбел Галимуллина марафонны «чын мәгънәсендә бәйрәм» дип атады. «Ул минем туган көн белән башланып китә, Әниләр көне белән тәмамлана, шуңа мин аны аеруча да көтеп алам. Беренче елларыннан ук бик теләп катнашам. Минем өчен ул, беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашу, үз фикереңне киң җәмәгатьчелеккә җиткерү», – дип фикере белән уртаклашты ул.


«Әниләр марафоны» быел «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырыла


«Икенчедән, буыннар арасындагы бәйләнеш дияр идем, чөнки яшь чикләүләре юк, дәү әниләребез - өлкән буын белән дә аралашу чарасы, яшь әниләргә зур ярдәм: бала тәрбияләү, туган телне саклау темалары булсынмы ул, гаиләдәге яхшы гадәтләр, бишек җырлары, уеннар, балалар арасындагы мөнәсәбәт, психология - марафон бик күп темаларны үз эченә ала. Һәр әни үз үрнәгендә, үз гаилә тәҗрибәсе белән уртаклаша», – диде ул.


Сөмбел Галимуллина марафонга әни булырга җыенучы гына, ягъни йөкле ханымнарны да чакырасы килүен әйтте. «Ник дигәндә, үз фикерегезне чагыштырыр өчен. Беренче елны ничек булырга тиеш, шул күзлектән чыгып язасыз постларны, икенче елны әни булгач, чынбарлыктан чыгып фикер йөртәсез, кызык бит?» – диде марафон катнашучысы.

«Язмалар барысы да туган телебездә, татар шрифты белән генә языла. Элек аккаунтларын бары тик рус телендә генә алып барган әниләр, тулысынча татарча яза башлый. Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп, татар блогер-әни дәрәҗәсенә үсеп җитә», – дип аңлатты Динара Әхмәт.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Поделиться с другом

Комментарии 0/0


...
...

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Пригласи друга на ZaBeRa и заработай!

Начать зарабатывать

...