Людмила Белоусова Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре декадасы турында сөйләде

Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре декадасы кысаларында Казанда «Җакын дуслар җыелгач» концерт программасы белән йомгакланды. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Керәшеннәр иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе һәм Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова декада һәм башкарылган хезмәтләре турында тулырак сөйләп үтте.
«Җырчы Җәкәү җорты ачылу белән безгә питрәчлеләр ипи-тозларын күтәреп, җырыуларын җырлап килеп керде. Мәдәният бүлеге җитәкчелеге белән коллективлары килделәр һәм: «Людмила Даниловна, бу йортка бөтен керәшеннәр киләчәк. Барлык районнар монда чыгыш ясарга сездән рөхсәт сораячак. Без бит иң якын район», – диделәр. Менә шулай итеп дүрт ел буена без Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең 20 айлыгын күрсәттек, димәк 20 районны булып чыга. Бу проектны республикада күтәреп алдылар. Ул бик популяр булды, без башлаганда әле короновирус аркасында чикләүләр кертелгән иде. Иң башта онлайн форматта үткәрелде», – дип искә алды ул.
Бакалы керәшеннәре декадасы көннәрендә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бу як керәшеннәренә багышлап 42 пост урнаштырганнар. Аннары тамырлары шулай Башкортстанның Бакалы районыннан булган Татарстанның атказанган артисткасы Марина Карпова белән туры эфирда әңгәмә ясаганнар. Эфирны 1300 тамашачы караган һәм караулар дәвам итә. Ә гомумән, Бакалы керәшеннәренә багышланган постлар 55 мең карау җыйганы билгеле булды.
«Без хәзер республика яшәүче генә түгел, күрше һәм чит төбәкләрдәге керәшеннәрнең мәдәниятен күрсәтергә булдык. Баштан курыктым, бакалылар 80 кеше булып килергә теләк белдерде. Җырчы Җәкәү йортына сыймаулары көн кебек ачык инде, Халыклар дуслыгы йортына сыюлары да шикле. Ләкин, барысының Казанга киләселәре, сезнең белән күрешәселәре килә, диде. Рәхмәтне Башкортстан Керәшеннәренең милли-мәдәни үзәге рәисе Геннадий Марковка белдерәсем килә. Аның белән 25 ел керәшен хәрәкәтендә эшлибез. Күптәнге танышлар, рәхмәт шулай җыелып килгәнегезгә», – диде Белоусова.
Людмила Белоусова шулай ук Бакалы районыннан килгән кунакларга һәм сәхнә осталарына Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.
* Бакалы районының сәнгать әһелләре куйган концертны Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк оештырган туры эфир трансляцияне тамаша барышында 50ләп кеше караганын да билгеләде Белоусова.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/