Бу пандемиядән соң бигрәк үзгәрде балалар. Дистанционкада телефон аша гына укып, шул телефоннан бер өзелмиләр хәзер. Ничә ел үтсә дә.
Җәйге каникулда да онык телефоныннан аерылмады. Бүлмәсенә кергән саен күрәм: һаман телефонда.
– Улым, – минәйтәм, – бераз куеп тор инде шул тартмаңны, әйдә, бергәләшеп чәй эчик, ашап алыйк.Новости СМИ2
– Юк, дәү әни, – ди, – минем вакытым юк. Уйныйсым килә.
Җәйләр сизелмичә үтеп китте. Көз җитте. Беренче уку көнне мәктәпкә үзем озатырга булдым малайны. Мәктәп ишегалдында балалар күп. Тик никтер алар берсе дә мәктәп ишегенә карамыйча, телефоннарына кереп киткәннәр.
– Улым, бар, классташларың белән исәнләшеп ал, сагынгансыздыр бер-берегезне.
– Әй, дәү әни, син берни белмисең! Хәзер телефон аша гына аралашыла бит...
– Ә менә без укыганда мәктәпкә килү белән, шатланышып, укытучы апабыз янында җыелыша идек. Укытучыгыз кайда соң? Ник аның янына бармыйсыз? – дип соравымны дәвам итәм.
– Кем белгән, кайда икәнен? Хәзер безнең класс чатына язып җибәрер, белербез кайда булуын.
Минем соравымны белә торып, ул дәвам итте:
– Без дәрестә дә укытучыбыз белән чат аркылы гына аралашабыз. Бик җайлы. Кул күтәреп утырасы юк. Группа интернетта оештырылган. Шунда гына сорауларга җавап бирәбез.
– Ә билгеләрен ничек куялар?
– Хәзер көндәлекләр дә күтәреп йөрисе юк, рәхәт. Билгеләрне дә интернет аша гына куялар. Бер җитешмәгән җире генә бар – «икеле» алсаң төзәтеп булмый, кәгазь көндәлектәге шикелле. Ә болай җайлы. Китаплар да күп ташымыйбыз хәзер. Барысы интернет аша гына бара.